Бисмилләһир-рахмәнир-рахим
Дөньяларның Раббысы, күкләр һәм җирне Саклаучы, барлык мәхлуклар белән Идарә итүче, кешеләргә шәригатьне өйрәтер өчен пәйгамбәрләр җибәрүче Аллаһыга дан. Мин Аның барлык яхшылыклары өчен рәхмәт әйтәм, Ул бирә тор-ган...
More
Бисмилләһир-рахмәнир-рахим
Дөньяларның Раббысы, күкләр һәм җирне Саклаучы, барлык мәхлуклар белән Идарә итүче, кешеләргә шәригатьне өйрәтер өчен пәйгамбәрләр җибәрүче Аллаһыга дан. Мин Аның барлык яхшылыклары өчен рәхмәт әйтәм, Ул бирә тор-ган нигъмәтләрне арттыруын сорыйм. Мөхәммәтнең Аның колы, пәйгамбәре, сөеклесе, иң яхшы мәхлугы икәненә ша-һитлык бирәм. Шулай ук, аның заман ахырына кадәр бетмәс-лек могҗиза булган Коръән белән, һидәят юлын яктыртучы сөннәт белән хөрмәтләнүен таныйм. Аллаһы Тәгалә аның үзенә дә, башка пәйгамбәрләргә дә, аларның гаиләсенә дә – барлык тугрылыклы бәндәләргә мәрхәмәтле булсын.
Галимнәр диннең төрле өлкәсенә караган кырык хәдис кергән бик күп китаплар язганнар. Мин дә алар кебек кырык хәдис җыю теләге белән, шул эшемне мөбарәк кылуын сорап, Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать иттем.
Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, кайбер галимнәр – диннең нигезләре, икенчеләре – тармаклары, өченчеләре җиһат турында, дүртенчеләре – тыелып яшәү, бишенчеләре – әдәп, алтынчылары
Less